Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

КАРШЫЛЫКЛЫ КЕШЕ

Каршылыклы кеше шул мин - Уйлыйм берсен, эшлим башкасын. Гөнаһым да бардыр, яман күздән, Яман сүздән Ходай сак­ласын.

Тикшерәләр, гайбәт саталар,

Кемнең миндә, белмим, ни эше?

Кешеләргә хаслар миңа да хас,

Мин әүлия түгел, мин - кеше.

"Изге" ул дип, "үрнәк" һәр эштә,

Көчәнмәгез ясап фәрештә.

Бергә яшәп, сезне ташлап, ялгыз

Ничек меним ди мин гарешкә.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев