Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Кит, коронавирус!

Шигъри дулкыннарда

 

Әллә нәрсә булды быел,

Дөнья кинәт буталды.

“Коронавирус” дигән чир

Бар тынычлыкны алды.

 

Таяк тыгып туздырылган

Кырмыска оясы күк:

Көн тудымы, кирәк

            булды

Пирчәткә белән битлек.

 

Мәчедән башка урамда

Йөрер кеше калмады.

Ишегалды – тыныч урын

Балаларга ярады.

 

Авыз-борын каплап куеп

Кышны чыктык, йа Алла!

Шау чәчәктә алма, чия

Язгы җилдә чайкала.

Сирень-шомыртларның   исен

Маска аша тоймадык...

Җиңү китергән Майны без

Әнә шулай “зурладык”.

 

Җәй келәмен куйды җәеп,

Чәчкә-гөлләрен чигеп...

“Чикләүләр кими!” дигәнгә

Кемдер биеде чүгеп.

 

Канат ярды күңелләрдә

Ярату, яшәү хисе.

Ак-карадан гына торса,

Сүрән бит дөнья төсе.

 

Кышны, язны, җәйне,      көзне

Сау-сәламәт үткәрик.

Таҗлы вирусны, ниһаять,

Җәһәннәмгә җибәрик!

Сөмбелә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев