Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

КӨТӘМ...

Әлфинур Вафина

Көтәм әле хәләл җефет 

Кайтыр, диеп эштән;

Үзем кискән токмачлы аш

Инде күптән пешкән.

 

Көтәм  әле килерләр дип

Газиз балаларым;

Мичтә бәлеш– яраталар

Аны оныкларым.

 

Көтәм дусларым килгәнне –

Тәмле чәем әзер;

Сөйләшербез, серләшербез,

Кичләр озын хәзер.

 

Көтәм көзен кояш нуры

Йөзгә сарылуын,

Авыр, кара болытларның

Узып  таралуын.

 

Көтә күңел якыннарның

Янда булуларын;

Ак кышны – яз, язны җәйләр

Алыштыруларын.

 

Көтә-көтә гомер үтә:

Кемдер нидер көтә...

Кемдер инде берни көтми:

Соңгы сулыш  җитә...

 

Шатлыклы көтүләр генә

Булсын һәркемгә дә,

Шул көтүләр илтсә иде

Ап-ак бәхетләргә!

 

Фото: dobrocom.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев