Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

КҮРӘСЕҢМЕ, КЕШЕ...

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

Таңнар атты, ачтың күзләреңне,

Үрелеп сәгатеңә карадың.

Жылы юрган кочагыннан торып,

Тәрәзәдән көнне барладың.

 

Эх, яңадан яңгыр, көзге томан...

Моңсу ноябрьнең иртәсе...

Ничек кенә шушы суык көндә

Әзерләнеп эшкә китәсе...

 

Күрдеңме син соры томаннарда

Моңсу көзнең яшерен серләрен?

Яңгыр тамчылары җемелдәшеп,

Берәм-берәм җиргә сеңгәнен?

 

Күрәсеңме алтын-кызыл көзне?

Агачларда "учак" дөрләвен?

Кояш нурларының елмаюын,

Кыр казлары ничек киткәнен?

 

Күрмисен шул, Кеше, бик кызганыч,

Күңел күзең баскан мәшәкать...

Тормыш йөген тартып бара-бара,

Онытылган мөһим хакыйкать.

 

Тормыш мәгънәсенең асыллары

Тормый байлык, мөлкәт, акчадан!

Тукта, Кеше, утырып кыл дога...

Аргансыңдыр дөнья куудан...

 

Син уфтандың иртән, күреп яңгыр,

Ошамады Аллаһ биргән таң..

Укыр идең рәхмәт Ходаеңа,

Бу дөньяны әгәр яратсаң?

 

Рәхмәт аткан өчен алсу таннар,

Рәхмәт килгән матур көзләргә.

Рәхмәт шушы дөнья гүзәллеген

Күрә алган өчен күзләргә.

 

Күпме кеше мәхрүм шул бәхеттән,

Күпме бала күрми кояшны...

Күпме курелмәгән матурлыклар...

Кемнәр язган андый язмышны...

 

“Әни" диеп чыркылдаган сабый

Җитәкләгән газиз анасын...

Абынудан, хәвефләрдән саклый

Әни кеше сукыр баласын...

 

Эх, күрсәтер иде яңгырларны,

Томаннарның куе пәрдәсен...

 Көзнең үтә моңсу табигатен,

Ходай биргән алсу иртәсен...

 

Эх, күрсәтер иде... Тик күзләрен

Караңгылык алган тоткынга...

Кызганычка каршы, юк чаралар

Булышырдай шушы сабыйга...

 

Бу бары бер мисал, ишет, Кеше,

Андый язмыш бик күп дөньяда!

Тумыштан ук күпме сукырлар  бар,

Ак таякчык алар кулында.

 

Ак таякчык әкрен генә барлый

Күпме калган  юлы  узасы.

Алда торган киртәләрне сизеп,

Кисәткәндәй була хуҗасын.

 

Теләгемне  кабул итче, Ходам,

Күз саулыгы бир син һәркемгә.

Соклансыннар синең нигъмәтләргә,

Сөенсеннәр  килгән һәр  көнгә.

Рәмзия Галимова,

Бөтенроссия  сукырлар җәмгыятенең Саба җирле оешмасы рәисе

Фото: thefoundrycommunity.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев