Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Минем тәти дускаем бар...

Минем тәти дускаем бар, Акыллы һәм бик матур, Аны бик күпләр ярата, Тик ул кемне яратыр?

***
Усал дигән була үзен,
Алдалый инде,беләм,
Усал түгел,яхшылыгын
Оста яшерә белгән
***
Хисле инде,оялчан да,
Йомшак аның күңеле,
Аның кебек дустың булу-
Иң зур бәхет түгелме?!***
Кем турында язганымны
Танырсың инде үзең,
Кем минем дус-барыгызга,
Шушы әйтәсе сүзем:
***
Әле ярый минем бармак җитми,
Сезне санар өчен,дусларым,
Язларны да бергә каршыладык,
Бергә озаттык салкын кышларын.
Менә җәйләр килә,көтәбездер,
Тормышларда иң зур яңалык,
Марттан сагынабыз,өмет итеп,
Бәхет килеп кочып алганын.
Әллә инде Кояш шулай безне,
Күңелләрне шулай алдалый,
Нидер көтә күңел,гел эзләнә,
Өметсез бит яшәү ярамый...
Җәйләр кыска,бик тиз үтеп китәр,
Безнең җәйләр яздан башлана,
Син бәхеткәй,безне һич онытма,
Син бәхеткәй,безне ташлама.
Марсель Зәйниев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев