Саба таңнары

ӘНИЕМӘ

Әнием, син минем кадерлем, Йөрәгемнең иң-иң түрендә. Үзем күптән әни, тик шулай да Сабыең мин синең бүген дә.

Ак чәчләрең сыйпап, дога тыңлап,

Утырыр идем синең яныңда.

Гомер шулай уза, чәчләргә бәс куна

Уйлар һаман синең турында.

Кичер, әнием, һәркөн көтәсеңдер

Бәлки кайтыр, диеп иртәгә.

Иртәсе дә, киче, еллары да

Сагыш сыры салган битләргә.

Ара ерак, мин үзем дә читтә,

Беләм инде, әнием, көтәсең.

Нигә шулай, сагыну-сагышларда

Күрешү көтеп гомер үтә соң?

Рәнҗемәче, кичер мине, әнием,

Беләм инде, мине аңлыйсың.

Киткәнче үк, кайчан кайтыр, диеп,

Сәгатьләрне саный башлыйсын.

Әнием, мин сине бик тә аңлыйм

Үзем шулай өзелеп көткәнгә.

Ялгыз аккош кебек гомер көзем

Чит җирләрдә ялгыз үткәнгә.

Расиха Нәҗметдинова,

Саба.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: