Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Нәселдән килгән иҗадилык

Хезмәттәшебез, шагыйрь һәм җыр текстлары авторы, татар иҗтимагый үзәгенең Саба бүлеге җитәкчесе Илдар Яхинга шушы көннәрдә 60 яшь тулды.

Дин тотучыларга ул үтемле вәгазьләре, ә поэзия сөючеләргә шигырьләре белән яхшы таныш. Ә аның сүзләренә иҗат ителгән "Саба" җыры районыбызның беренче гимны буларак яңгырады.

Илдар Яхин шигърияте буш урында калкып чыкмады. Иҗатка омтылыш аның өчен каннан килгән котылгысыз халәт иде. Илдар Яхинның нәселе - бу төбәк өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен дә атаклы, абруйлы нәсел. Яхиннар йолдызлыгы ул - имамнар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр йолдызлыгы. Шушы нәселдән Мөхәммәттаиб Яхин Казан университетында мөдәррис булып эшләгән. Рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән. Мәкаль, әйтем, табышмак, балалар өчен гыйбрәтле хикәя җыентыклары төзегән. Композитор Рөстәм Яхин турында әйтеп тә торасы юк. Шушы үрнәктә Илдар Яхин да үзен зыялы зат буларак ачарга, әдәбиятка омтылды. Узган гасырның 80нче еллары ахырында милли хәрәкәт башлангач, анда актив катнашучыларның берсе булды. Шул елларда ук ул Сабада татар иҗтимагый үзәгенең бүлекчәсен оештырды. Бүген дә аның рәисе. Шулай ук "Иттифак" партиясенең һәм Милли Мәҗлеснең актив әгъзасы булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Аның шигырьләре "Саба таңнары" район газетасында, "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Заман" газеталарында даими рәвештә басылды. Ул милләт язмышы, аның бәйсезлеге, бәхете хакында төпле, уйланырлык шигырьләр яза, иҗатында Ислам әхлагы темасы да урын алып тора, каләмендә үзенчәлекле юмор хисе дә сизелә.

Кыскасы, татар зыялысы, каләмдәшебез Илдар Мәхмүт улы үзенең юбилеена рухи күтәренкелек, бай әдәби багаж белән килә. Без аңа алга таба тынгысыз иҗат хезмәт, каләменең тутыкмавын, сәламәтлек, яхшы кәеф, көр күңел телибез.

Рейхстагта томан

Рейхстагта - томан.

Гүя таралмаган

Кырык бишенче ел төтене.

Ачы каргыш булып

Чорнап алган сыман

Халыкларның кырыс хөкеме.

Җәлил эзе буйлап

Килгән шагыйрь,

Моабитка узып барышы.

Тик нигәдер

Борылды ул

Рейхстагка таба

Әллә белеп,

Әллә ялгышып…

Тукта,

Мөмкинме соң әле ялгышырга?

Әнә, күпер,

Шпрее аша салынган.

Күпме дуслар анда ятып калды

Берничә көн Җиңү алдыннан!

Юк!

Ялгышмый солдат,

Мәңге!

Лаек түгел аңа ялгышу.

Компас булып алып бара бүген

Шул көннәрнең авыр язмышы.

Рейхстагның биек түбәсенә

Карап торды шагыйрь озак итеп.

Иң беренче байрак элде шунда

Татар улы Гази Заһитов.

Рейхстагта - томан

Гүя кургаш сыман -

Кырык бишнең соңгы кургашы.

Томан булса сызлый тимер йоткан

Тез буыны белән кулбашы.

Рейхстагта - томан.

Рейхстагта - тыныч.

Бу сихри тынлыкта

Яши кебек фашист өрәге.

Шул өрәкне бәйдә тота сыман

Газиларның* сүнмәс йөрәге.

*Гази - хак юлда көрәшүче, җиңүче герой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев