Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Сатышым – туган җирем

Шигъри дулкыннарда

Читкә китсәм, өзелеп яшим,

Уйларымда Сатышым.

Авылымның таңнарыннан

Аермасын язмышым. 

 

Чал гасырлар шаһиты син,

Дастаннарда исемең.

Күңелкәем бары синдә,

Сатышым–туган җирем.

 

Якын синең һәр сукмагың,

Тыкырык, урамнарың.

Авыр чакта дәва хәтта

Ярсыган бураннарың.

 

Чал гасырлар шаһиты син,

Дастаннарда исемең.

Сатышым, дип дәшә халкың,

Яратып туган җирен.

 

Авылымның халкы тырыш,

Кунакчыллык йөзендә.

Чиста урам, матур йортлар,

Кил, күрерсең үзең дә.

 

Чал гасырлар шаһиты син,

Дастаннарда исемең.

Горурланам халкың  белән,

Сатышым –туган җирем.

 

Алыштырыйм авыл төнен

Ничек итеп башкага?

Сатышыма тарта һаман,

Кая гына барсам да.

 

Чал гасырлар шаһиты син,

Дастаннарда исемең.

Сихри дөнья куенында

Сатышым–туган җирем. 

 

Болын, тавың,  яланнарың,

Саклый әле дә эзләрне.

Шаулап узды яшьлек синдә,

Инде гомер көзләре.

 

Чал гасырлар шаһиты син,

Дастаннарда исемең.

Рәхмәтлемен,  Сатышым син,

Булганга туган җирем!

  Хаҗинур Галимов. 

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев