Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Хатын-кыз сумкасында ниләр бар?

Тормышка юмор аша караш

Анда бөтен нәрсә сыя –

Иннек, көзге һәм духи,

Чәч кыстыргыч һәм массажка,

Берәр сыңар бигуди.

 

Сыңар алка, өч беләзек,

Ручка, блокнот, муенса,

Скрепка, лейкопластырь,

Крем, ачкыч һәм пилка.

 

Бер бүлегендә дарулар:

Омез, найз, аскофен,

Витамин А, витамин Е,

Темпалгин, ибупрофен.

Ә икенче бүлегендә

Гел “кирәкле” язулар:

Банкомат, касса чеклары –

Кирәге чыгуы бар!

 

Тагын бик күп әйберләр бар

Хатын-кыз сумкасында.

Тик аларын санап тормыйм,

Әйтеп булмый барсын да.

 

Лилия ГАРИФУЛЛИНА.
Балтач районы, Көшкәтбаш авылы.

чыганак "Т.Я."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев