Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Әй, татарым

Әй, татарлар, газиз канкардәшләр,

Кайда гына таралмагансыз.

Тапталгансыз җәбер-золымнардан,

Тик барыбер югалмагансыз.

"Мин татар!" дип горур әйтүчеләр

Тормыш камчысыннан кыйналган.

Менә-менә тордым дигәч кенә,

Богауларын өзалмый ауган.

И, татарым, сабыр халкым минем,

Асыл милләт, энҗе бөртегем.

Менә тагын килде сынау көне,

Күрсәт, әйдә, күрсәт кемлегеең.

"Мин татар!" дип курыкмыйча әйт син,

Татар булу - үзе зур бәхет.

Татар каны безнең тамырларда,

Татар халкы - тиңдәшсез бөркет.

Телебезне, динебезне саклап,

Тату гаилә булып яшик без.

Башка милләт халкы арасында,

Якты сибеп мәңге яшьник без.

Әй, татарым, газиз канкардашләр,

Бердәм булсак кына көчле без.

Татарстан Республикасының

Таянычы, төсе йөзе без.

Әй, татарым, күзең ачтың инде,

Дөрес кыйбла таптың - югалтма!

Мин татар, дип аваз сал дөньяга,

Милләтемне башка йоклатма!

Илмира Гыймаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев