Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Җылылык

Шигъри тәлгәшләр

Кыш җылысы – карның аклыгында,
Яз җылысы – аның ташкынында,
Җәй җылысы – парлы яңгырында,
Көз җылысы – алтын кырларында.
Авыл җылы – аны сагынганда,
Йөрәк җылы – сөю кабынганда.
Караш җылы – сөенечең барда,
Учак җылы –бергә кабызганда.

Кояш җылы – караңгыдан туйсаң,
Ай да җылы – ялгызлыктан туңсаң.
Җилләр җылы – таулар ышыгында,
Диңгез җылы – шәфәкъ сулышында.

Сүзләр җылы– син бәхетле булсаң,
Өең җылы – шикләреңне кусаң.
Көннәр җылы – шөкереңне әйтсәң,
Җаның җылы – намазлыгың җәйсәң...
Илмира Гыймаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев