Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау - җавап

БӨЕРДӘ ТАШ КАЯН БАРЛЫККА КИЛӘ?

❓Бөеремдә таш таптылар. Аның сәбәбе нидә? Камил

Моңа дөрес тукланмау сәбәпче була ала. Мәсәлән, суны җитәрлек эчмәү. Су бөерләргә организмны метаболизм калдыкларыннан чистартырга ярдәм итә. Газлы суны күп эчү зыянлы. Чөнки аның составында ташлар барлыкка китерә торган фосфор кислотасы бар. Кызыл итне күп ашамагыз, анда бәвел кислотасы бүленеп чыгуны активлаштыра торган пуриннар күп. Гомумән, аксымлы диета канда бәвел кислотасын, бөердә ташлар барлыкка килү куркынычын арттыра. Юкка гына подаградан тилмерүчеләргә кызыл итне чикләргә киңәш итмиләр. Шикәр куллануны киметергә кирәк, шикәр һәм фруктоза ташлар барлыкка килергә уңай шартлар тудыра. Организмга кальций җитмәү дә ташлар артуга китерә.

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев