Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау - җавап

Кайсы ризыклар туңдырганнан соң агулыга әйләнә?

Кайбер ризыклар кабат туңдырганнан соң кеше өчен агулы була.

Туңдырылган чи йомырка кеше өчен бик куркыныч. Салкында йомырка кабыгы чатный һәм анда бактерияләр үрчи. Шулай ук туңдыргычта йомшак сырларны да сакларга ярамый. Катламнарга бүленгәндә, аларда бактерияләр барлыкка килергә мөмкин.

Бер тапкыр эретелгән итне, балыкны, тавык итен һәм диңгез ризыкларын кабат туңдырырга ярамый. Бу ризыклар инфекция китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук суы күп булган яшелчәләрне – кыяр, кәбестә, ташкабакны туңдыргычта саклаганда сак булырга кирәк. Яшел тәмләткеч үләннәрне, салатларны һәм бәрәңгене катырырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X