Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау - җавап

Рефинанслау отышлымы?

– Ипотека кредитын рефинансларга җыенабыз. Болай эшләсәң, торак сатып алганда тотылган акчаның 13 процентын кире кайтарып булмаячак икән, дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы? Гомумән, ипотека кредитын рефинанслау отышлымы ул?

Риэлтор Дамир Сафиуллин:

– Рефинанслау ул – булган кредитны каплау өчен түбән ставкалы яңа кредит алу дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, кредитны яңа шартлар белән башка кредитка алмаштырудан гыйбарәт. Аның ярдәмендә кеше айлык түләүне, йә булмаса, кредитны түләү вакытын киметә ала. Шул рәвешле шактый акча янга кала. Әмма рефинанслау ясаганда кеше, ким дигәндә, 100 мең сум акчаны янга калдырырга тиеш. Шулай булмаса, бер кредитны икенчесенә алмаштырудан мәгънә юк. Кредит түләү вакыты 5 елдан да азрак калып барган кешегә дә кредитны рефинанслаудан файда юк. Билгеле булганча, торак сатып алганда тотылган акчаның 13 процентын кире кайтарып була. Ипотека кредитын рефинанслаганда бу акчаны элеккечә үк кире кайтарырга мөмкин. Ә менә берничә кредитны берләштереп, яңа кредит алганда алай эшләп булмаячак.

 

 

 

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев