Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау - җавап

Саба мәчетен кем төзеткән?

Сорау-җавап

Хөрмәтле редакция! Мине Са­ба­ның  үзәк  мәйданына  карап торган  мәчет  кызыксындыра  иде.  Ул кайчан,  кем тарафыннан  салынган? Республика күләмендә тарихи мөчет булып саналамы? 1917 елгы революциядән  соң нинди  мыскыллауларга  дучар ителгән? Беренче имамы  кем?  Әгәр дә  мөмкин булса, 1917  елга  кадәр  төшерелгән фотосын  газетага  куеп булмасмы?                     

Ихтирам белән Рубис Әүхәдиев.Иске Мичән авылы.

  Туган якны өйрәнү музеенда  «Казань» журналында (2004 ел, № 8,9) басылган бер тарихи очеркның күчермәсе саклана. «Из жизни купцов меценатов Юнысовых» дип аталган  язма Сабадан Бикчәнтәй Аблаков кызы Җәмиләгә өйләнгән Габделкәрим Юнысов турында. Аны оныклары Р.Юнысов һәм Д. Зөбәиров әзерләгән булган.

...Мөхәммәтрәхим Юнысов Казанга Кариле авылыннан (Балтач районы) килеп урнаша. Аларның эшмәкәрлеге 5 сумга саткан шалканнан башланып китүе дә искәртелә. Тора-бара Мөхәммәтрәхим ти­ре эшкәртү, күн эшләнмәләр җитештерә торган заводлар тоткан зур сәүдәгәргә һәм химаячегә әйләнә. Мөхәммәтрәхимнең ике улы - Габделкәрим белән Габидулла һәм кызлары була. Егетләр дә әтиләренең эшен дәвам итә, Саба кияве Габделкәрим дә тора-бара җирле татар җәмәгатьчелегенең башлыгына әйләнә. Юнысовлар бер үк вакытта химаячелек белән дә шөгыльләнүен дәвам итә. 1830 елда холера эпидемиясе чыккач, алар ике катлы хастаханә дә сала, мәчетләр дә төзи.

Саба кияве Габделкәрим 1821 елда бакыйлыкка күчә (Шулай булгач, ул 1841 елгы мәчетебезне берничек тә төзетә алмый). Аның 3 яшьлек улы Габдерәшит  атасыз кала. Аны әтисенең бертуган энесе Габидулла тәрбияләп үстерә һәм, балигъ булгач, әтисе Габделкәримнең тиешле байлыгын бүлеп бирә. Габдерәшит күренекле Казан сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре Апанаевлар нәселеннән Хәсән Апанаевның Маһитап исемле кызына өйләнә. Аларның Әхмәтгәрәй, Мөхәммәтрәхим, Мөхәммәтгали исемле уллары һәм Кәмәрбану, Фәхрибану, Зөһрәбану исемле кызлары була. Маһитап яшьли бакыйлыкка күчә. Габдерәшит икенче җәмәгате итеп Байлар Сабасы мулласы Габделгалләм хәзрәтнең Гәнифә исемле кызын ала. Аларның уртак баласы да туа, аңа Маһруй дип исем кушалар.

Менә шулай итеп, Габдерәшит Габделкәрим улы Юнысов 1841 елда әнисе Җәмиләнең туган авылына бүләк итеп таш мәчет салдырган булып чыга. Бу вакытта, Шиһабетдин Мәрҗани китабында язылганча, әлеге мәхәлләдә Олы Шыңар авылы тумасы Габделгалләм хәзрәт имамлык итә. Алар якын мөгамәләдә булып, тора-бара туганлаша, хәзрәт газиз кызын тол калган Габдерәшиткә кияүгә бирә. Язмыш кушуы буенча, Габдерәшитнең әтисе Габделкәрим генә түгел, ул үзе дә Байлар Сабасы киявенә әйләнә. Безгә тарихи һәйкәл –  Аллаһ йорты салып калдырган Габдерәшит нибары 42 яшендә, 1859 елда вафат була. Мәчет райондагы тарихи-архитектура һәйкәлләре исемлегенә кергән.

“Мөчет манарасы 1930  елда  киселгән. Ай җиргә  кадалган һәм  шул  мизгелдә  үк юкка чыккан”,– диелә “Яшә, Саба-Йорт”  исемле  китапта.

Мөчетнең 1917  елга кадәрле  фо­тосы  сакланмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев