Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Аграр көллият – чемпион

    Узган шимбәдә хоккей буенча ир-егетләр командалары арасында район беренчелегенә 12 гыйнвардан башланган уеннар төгәлләнде.

    Ярышлар Сабада һәм авыллардагы хоккей мәйданчыкларында үткәрелде. Барысы 9 команда "А" һәм "Б" төркемнәренә бүленеп көч сынашты. Аграр көллият командасы (тренерлары А.Әхмәтшин, М.Галимов) "А" төркемендә "Саба-2", Шекше һәм Явлаштау командаларын җиңеп, 1нче урынга лаек булды. Шекше хоккейчылары - 2нче, "Саба-II" командасы 3нче урынны алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: