Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Ак Барс" хоккейчылары Новосибирск шәһәрендә җиңде

    Данис Зарипов "Ак Барс" өчен 600нче очкосын җыйды.

    Кичә Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Новосибирск шәһәрендә "Сибирь" хоккейчыларына каршы уйнады. Матч Казан командасы файдасына 1:4 исәбе белән төгәлләнде.

    Беренче период. Өченче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Мэттью Фрэттин исәпне ачып җибәрде (0:1).

    Икенче период. Ундүртенче минутта, "Ак Барс" күпчелектә уйнаганда, Кирилл Петров "Сибирь" капкасына алка кертте (0:2).

    Өченче период башында "Ак Барс" азчылыкта уйнады, беренче минутта Егор Миловзоров "Сибирь" өчен гол кертте (1:2). Унсигезенче минутта Данис Зарипов алка кертте (1:3). Ул шулай итеп "Ак Барс" өчен 600нче очкосын җыйды. Унҗиденче минутта Кирилл Петров, "Сибирь" капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (1:4).

    Командалар составы:

    "Сибирь":
    Сятери (Красиков);
    Пуустинен – Руохомаа − Миловзоров, Ермаков – Йокипакка;
    Шаров – Саюстов – Романцев, Морозов − Логинов;
    Пелтола – Комаров – Чесалин, Хабаров – Тимашов;
    Первушин – Торченюк – Зырянов, Алексеев – Ефремов.

    “Ак Барс”:
    Билалов (Рейдеборн);
    Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
    Галиев – Тихонов – Зарипов, Педан – Хенкель;
    Фрэттин – Основин – Кара, Рукавишников – Юдин;
    Лукоянов – Глухов – Фисенко (А. Галимов), Журавлёв.

    “Ак Барс” киләсе уенын Казахстанда үткәрәчәк. “Барыс” – “Ак Барс” уены 22 ноябрь көнне 16:30 сәгатьтә башлана.  

    Фото: архив/Михаил Захаров

    Чыганак: tatar-inform.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: