Саба таңнары
  • Тат Лат
  • «Ак Барс» хоккейчылары «Витязь»ны 4:2 исәбе белән җиңде

    Джастин Азеведо «Ак Барс» составында КХЛның бөтен командасына да алка кертте.

    Кичә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә «Витязь»га каршы уенда җиңде. Матч исәбе — 2:4.

    Уен сезоны сентябрь аенда башланса да, «Ак Барс» белән «Витязь» өчен бу беренче очрашу булды. Моңа хәтле әлеге ике команда узган сезонда 7 гыйнвар көнне очрашкан иде.

    Беренче периодның беренче минутында ук «Витязь» һөҗүмчесе Йоонас Няттинен исәпне ачып җибәрде (1:0). Уналтынчы минутта Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (1:1).

    Икенче период. Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Джастин Азеведо азчылыкта гол кертте. Хәзер Азеведоның «Ак Барс» составында Континенталь хоккей лигасындагы бөтен командага да алка керткәне бар (2:1). Унбишенче минутта, «Витязь» күпчелектә уйнаганда, Александр Евсеенков алка кертте (2:2). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (2:3).

    Өченче период уртасында «Витязь» командасы капитаны Александр Сёмин, Кристиан Хенкельның йөзенә эләгеп, аңа җәрәхәт ясады. Сёмин 5 минутка командасын азчылыкта калдырды һәм матч ахырына хәтле дисциплинар штраф алды. Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Патрис Кормье командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:4).

    Командалар составы:

    «Витязь»:

    Ежов (Сапрыкин);

    Макеев — Моисеев — Сёмин, Пыленков — Катичев;

    Йормакка — Бывальцев — Няттинен, Паутов — Лаюнен;

    Гребенщиков — Чернов — Варфоломеев, Шинкевич — Головков;

    Ларичев — Петраков — Орлович-Грудков (Колтыгин), Евсеенков.

    «Ак Барс»:

    Билалов (Мифтахов);

    Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

    Галиев — Воронков — Зарипов, Лямкин — Викстранд;

    Э. Галимов — Галузин — Лукоянов, Юдин — Рукавишников;

    Фрэттин — А. Галимов — Ли (Марушев), Хенкель.

    Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Риганың «Динамо» командасын кабул итәчәк. Матч 1 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

    Фото: архив/Ильнар Тухбатов

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: