Саба таңнары
  • Тат Лат
  • «Ак Барс» Түбән Новгород хоккейчыларына җиңелде

    Казан хоккейчылары киләсе уенны Владивостокта үткәрәчәк.

    Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Түбән Новгородның «Торпедо» командасын кабул итте. «Ак Барс» — «Торпедо» уены Түбән Новгород командасы файдасына 1:4 исәбе белән төгәлләнде.

    Беренче период. Тугызынчы минутта Владимир Галузин гол кертте, бу аның өчен «Ак Барс» составында керткән беренче алкасы булды (1:0).

    Икенче период. Җиденче минутта «Торпедо» һөҗүмчесе Антон Шенфельд исәпне тигезләштерде (1:1). Ундүртенче минутта Данил Веряев «Ак Барс» капкасына гол кертте (1:2).

    Өченче период. Сигезенче минутта «Торпедо» уенчысы Антон Шенфельд икенче алкасын кертеп, дубль ясады (1:3). Унтугызынчы минутта Данил Веряев та үзенең икенче алкасын кертте (1:4).

    .Командалар составы:

    «Ак Барс»:

    Билалов (Мифтахов);

    Фрэттин — Кормье — Петров, Виртанен — Викстранд;

    Азеведо — А. Галимов — Зарипов, Яруллин — Лямкин;

    Галиев — Тихонов — Воронков, Юдин — Журавлёв;

    Фисенко — Галузин — Ли (Дыняк), Аверин.

    «Торпедо»:

    Линдбек (Тихомиров);

    Варнаков — Шрёдер — Җәфәров, Орлов — Баранцев;

    Бочаров — Шор — Рэтти, Геноуэй — Зборовский;

    Шенфельд — Ильин — Веряев, Минеев — Мишарин;

    Ураков — Белевич — Шахворостов, Почивалов.

    Киләсе уенны «Ак Барс» Владивосток шәһәрендә үткәрәчәк. «Адмирал» — «Ак Барс» матчы 12 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә башлана.

    Фото: архив/Владимир Васильев

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: