«Әтиләр көне» уңаеннан: «САБА АРЕНА»да сайлап алу ярышлары узачак!
Спорт яңалыклары

«Әтиләр көне» уңаеннан: «САБА АРЕНА»да сайлап алу ярышлары узачак!

Әтиле-уллы командалар 12 төрле спорт төрендә көч сынашачак, җиңүчеләр Казандагы финалга юллама алачак. Теркәлү — 2 октябрьгә кадәр.

3 октябрь көнне Әтиләр көне уңаеннан “САБА АРЕНА” спорткомплексында сайлап алу ярышлары узачак.

 Ярышта ике кешедән  торган команда ( әти кеше һәм  7-12 яшьлек улы) 12 төрле спорт төрендә катнаша: турник, баскетбол, озын скакалкада сикерү, эстафета таягы тотып йөгерү, обруч тотып ярышу, теннис шары җыю, отжимание, футбол, озынлыкка сикерү, дартс, сулы пластик шешә ату, квиз.  Ярышларда иң күп очко җыйган команда җиңүче дип таныла. 1-2 урыннар алучылар ярышларның Казанда узачак финал ярышларында катнашу хокукы ала.

Командалар 2 октябрьгә кадәр saba­_arena@mail.ru электрон адресына ярышларда катнашуларын раслау турында хат җибәрергә тиеш. 

 Ярышларга теркәлү 90:00,  башлану вакыты: 10:15 сәгатьтә.


Нет комментариев