Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Казанда җиңел атлетика тө­рен­нән ветераннар арасында ачык республика чемпионатында райондашларыбыз беренчелекне яуладылар

Өлкән спортчыларыбыз сынатмый

   Казанда  җиңел  атлетика  тө­рен­нән  ветераннар  арасында   ачык  республика  чемпионаты  үт­кәрелде.  Анда шулай ук Мәскәү өлкәсе, Новосибирск шәһәре, Чувашстан, Мари Эл Республикалары  ветераннары  да  катнашты. Районыбыз   спортчылары зур  активлык   күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Һәрберсе 2-3 ярыш төрендә катнашып, 1нче  урынга  лаек булучылар  түбәндәгеләр: Дамир Шакирҗанов (400  метр), Сергей  Васильев, Рамил Яппаров (100 метр), Олеся Хәбирова (200 метр),Әмин Миңнегулов  (биеклеккә  сикерү), Мәгъсум Галиуллин, Рәшит Кәримов, Равия Фәсхетдинова, Альбина Шәмсетдинова,  Азат Дәүләтшин (ядрә этәрү). Фәннур Бәшәров ядрә этәрүдә 2нче  урынга  чыкты.  Спортчылар  биш  яшь аермалы төркемнәрдә   катнаштылар.

   Узган  атнада  Азнакайда  мөм­кин­лекләре  чикле  спортчылар арасында  җиңел  атлетика  буенча  республика  чемпионаты һәм беренчелеге  үтте.  Безнең егетләр матур нәтиҗәләр   күрсәттеләр. Һәркем  үз төркемендә  3 төр  ярышта  катнашып, иң югары  урыннар  алды.  Тимур Шакиров  (Саба), Нияз Шаманов (Сабабаш), Илшат Мирзәхмәтов (Килдебәк) озынлыкка  сикерүдә,  Рамил Владимиров (Шәмәрдән) 1500  метрга  йөгерүдә, Рөстәм Заһидуллин (Лесхоз)  ядрә этәрүдә пьедесталның  беренче баскычына  менделәр.  Илфир Мөхәммәтов (Саба)  ядрә этәрүдә, Риназ Фазылов (Тимершык) 1500  метрга  йөгерүдә II  урыннарны  алдылар. Фаил Шәфигуллин (Сатыш)  ядрә этәрүдә 3нче   булды.  Аларга Татарстан Республикасы инвалидлар  физкультура-спорт җәмгыяте медальләре һәм Грамоталары  тапшырылды.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев