Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кукмара егете сугыш самбосы буенча Европа чемпионы булды

    Бу җиңү Альбертка халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде.

    Кукмара егете сугыш самбосы буенча Европа чемпионы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

    Испан Хихон шәһәрендә спорт һәм сугыш самбосы буенча Европа чемпионаты тәмамланды. Ярышларда континентның 29 иленнән вәкилләр катнашты.

    Күппрофильле лицейның физкультура укытучысы, спортчы Альберт Шәңгәрәев 68 кг авырлык категориясендә "алтын" яулады. Бу җиңү Альбертка халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде.

    Фото: http://kukmor-rt.ru

    http://kukmor-rt.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: