2 октябрьдә Мамадышта узган Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе Президенты Кубогында Саба районы хатын-кызлар командасы, хуҗаларга гына оттырып, лаеклы рәвештә икенче урынны яулады.
2 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә «Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе Президенты Кубогы»ның XIII уенына йомгак ясалды. Ярыш ир-атлар һәм хатын-кыз командалары арасында авыл районнары арасында узды.
Турнир нәтиҗәләре буенча, Саба районы хатын-кызлар җыелма командасы лаеклы рәвештә икенче урынны яулады, ярыш хуҗаларына — Мамадыш районы командасына гына оттырып.
Ярыш йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
- 1 нче урын — Мамадыш районы
- 2 нче урын — Саба районы
- 3 нче урын — Сарман районы
Нет комментариев