Реклама
Күптән түгел Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы призына бадминтон буенча ачык турнир үтте.
Республикадан җыелган 14 команда бадминтончылары җитезлекләрен сынады. Саба командасы уенчылары (тренер һәм җитәкче - Г.Зарипова) беренче уенда ук матур алымнар күрсәтеп, тамашачыны җәлеп итте һәм команда беренчелеккә чыкты. Команда составында Саба муниципаль район башлыгы Р.Миңнеханов та бар иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз