Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Теннисчы егетләребезнең уңышы

Яшь спортчыларыбыз Самарадан призлы урын белән кайтты

25 - 28 сентябрь көннәрендә Самара шәһәрендә "Самара өлкәсенең төбәкара өстәл теннисы буенча 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында, 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ярышлары" узды . Әлеге ярышларда  «Саба АРЕНА» спорт мәктәбенең өч спортчысы: Дамир Билалов, Илсаф Латыйпов, Радик Хәсәншин катнашты. Илсаф Латыйпов 14 яшькә кадәрге егетләр арасында 2 нче урынны яулады. Финал очрашуында Илсафка җиңү өчен бераз гына җитмәде, ләкин ул бик лаеклы һәм искиткеч уен күрсәтте. Дамир һәм Радик зур тәҗрибә тупладылар. Без балаларга ярышларда да, тормышта да алга таба уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев