Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Уен барышында җиңелеп барган “УНИКС” соңгы чиректә өстен чыгып җиңде

“УНИКС” баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының лидерларын җиңделәр.

Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Мәскәүнең “ЦСКА”сын җиңде. Уен Казанда “Баскет-холл”да узды.

“ЦСКА” – ВТБ бердәм лигасының даими лидеры. Хәзер дә “ЦСКА” турнир таблицада, унсигез уенның уналтысында җиңеп, беренче урында тора, ә “УНИКС” ВТБ бердәм лигасында әлегә, уналты уенның унөчендә җиңеп, икенче урында.

Беренче чиректә Казанның “УНИКС” командасы артка калды – 10:18.

Икенче чирек тә “ЦСКА” файдасына тәмамланды – 26:30.

Өченче чиректә дә “УНИКС” командасы “ЦСКА”дан калышты – 41:48.

Дүртенче чиректә “УНИКС” алга чыга алды, һәм Казан баскетболчылары, 3 очкога өстен чыгып, бу матчта җиңү яуладылар – 71:68.

Киләсе уенны “УНИКС” Казанда “Баскет-холл”да үткәрәчәк. Казан баскетболчылары Мәскәү өлкәсенең “Химки” командасын кабул итә. Матч 15 февраль 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев