Реклама
Узган ялларда бөтен ил буйлап "Лыжня России-2013" дип исемләнгән массакүләм чаңгы ярышлары узды. Безнең район буенча анда барлыгы 2792 кеше (шулар арасыннан 159 җитәкче) катнашты.
Ярышларга балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Хисамов хөкемдарлык итте. Чаңгыга басучылар арасында бакча яшендәге балалар да, мәктәп укучылары да, студентлар, яшьләр, хәтта пенсионерлар да бар иде. Һәркем үз мөмкинлегенә карап, чаңгыда 3 яки 5 чакрымлы трасса буенча җилдерде. Көннең аяз, кояшлы булуы да кәеф күтәренкелеге өстәде. Стартка килүчеләрне җанатарлар табада чыҗылдап пешкән коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Ә кече яшьтәге чаңгычыларга оештыручылар тарафыннан истәлек бүләкләре таратылды.
Илмира Галимуллина.
Нурхан Дәүләтов фотосы.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз