Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» белән «Спартак» хоккейчылар алмашты

«Ак Барс»тан Ярослав Косов «Спартак»ка, ә Казан клубына сакчы Дмитрий Юдин күчте.

Бүген башкаланың «Спартак» командасы белән Казанның «Ак Барс» командасы уенчыларны алмашулары турында игълан иттеләр. «Ак Барс»тан Ярослав Косов «Спартак»ка, ә Казан клубына сакчы Дмитрий Юдин күчте.

25 яшьлек форвард Косов — узган сезонда казанлылар составында һәм Магнитогорскиның «Металлург» командасында ике тапкыр Гагарин кубогы иясе. 2018 елда Гагарин кубогын алуны бәйрәм иткәннән соң, Косов күңелсез хәлгә тарыды. Хоккейчыны исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен тоткарладылар. Аннары ул яңа килешүдә «Ак Барс»ның квалификация тәкъдимен кабул итмәде.

23 яшьлек сакчы Дмитрий Юдин узган сезонда «Спартак»та 45 матч үткәрде. Ул 3 гол кертте, 8 гол кертергә ярдәм итте, шулай ук 10 минут штраф алды. 2015 елда ул Түбән Тагилның «Спутник» командасында һәм 2017 елда Петербургның СКА командасы составында Гагарин кубогын откан иде.

Фото: ak-bars.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев