Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” финалны җиңү белән башлады

Станислав Галиевның ике алкасы “Ак Барс”ка җиңү китерде.

Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының финалын җиңү белән башлады. Татар егете Станислав Галиев Казанда узган уенда ике алка кертте.

Исегезгә төшерәбез, Гагарин Кубогында “Ак Барс” Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очраша. Ике команда арасындагы исәп – 1:0.

Ике команда да уенны саклык белән башлады. Финалда кечкенә генә хата да зур бәлага әйләнергә мөмкин. Шуңа уенда алдан ук күп алкалар көтелмәде. Беренче алканы Казан командасы уенчысы Станислав Галиев кертте.

Икенче период кунаклар исәбендә булды. Мәскәү командасы уенчылары уенны тигезли алды, тик алга китә алмады.

Өченче периодта Данис Зарипов пасы ярдәмендә Станислав Галиев “Ак Барс”ны финалда алга чыгара.

Шулай итеп, соңгы исәп - 2:1.

“Ак Барс” белән ЦСКА арасында барган серия 16 апрель көнне Казанда 19:00 сәгатьтә дәвам итәчәк.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев