Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» капкачысы Эмиль Гариповның әтисе: «Эмиль ике спортның берсен сайларга тиеш иде»

«Эмиль ике спортның берсен сайларга тиеш иде: татарча көрәш яки хоккей. Хоккейны сайлады. Кечкенә чакта көрәште дә», ди Рамил Гарипов улының спорт карьерасының башлангычы турында.

Кичә ТНВ каналында төшерелгән «Таяну ноктасы» тапшыруы «Ак Барс» хоккей командасының Гагарин Кубогына ия булуына багышланган иде. Тапшыруга капкачыбыз Эмиль Гариповның әтисе Рамил дә чакырылган иде. Билгеле булганча, Арча егете Рамил Гарипов үз чорында әйбәт кенә көрәшеп, Татарстанның спорт остасы исеменә лаек булган иде.

Тапшыру вакытында Р.Гарипов «Ак Барс»ның бу җиңүен 20 ел көтүе хакында белдерде. «Эмиль алты яшеннән хоккей белән шөгыльләнә башлады. Үзем көрәшче булгач, аны көрәшкә дә биргән идем. Эмиль ике спортның берсен сайларга тиеш иде: татарча көрәш яки хоккей. Хоккейны сайлады. Ләкин көрәштә алган күнегүләре дә бушка китмәде, нык рухлы, кирәк чакта үзен яклый-саклый алырлык алымнарга өйрәтте. Мин аны беркайчан да көчләп йөртмәдем, үз теләге белән күнегүләргә йөрде, беркайчан да «булды, китәм» дип әйтмәде, еламады, каеш кулланырга туры килмәде», диде ул.

Сүз уңаеннан, кичә кич Эмиль Гарипов белән Данис Зарипов Мәскәүгә — Иван Ургант тапшыруына киттеләр.

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев