Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккей командасы “Авангард”ка плей-офф этабының икенче уенында җиңелде

“Ак Барс” – “Авангард” сериясе Казанга күчә.

Бүген Мәскәү өлкәсендә Балашихада “Ак Барс” хоккей командасы плей-офф этабының икенче уенында җиңелде. “Авангард” – “Ак Барс” матчы Омск шәһәре хоккейчылар файдасына 6:3 исәбе белән төгәлләнде.

Плей-офф этабының сериясе 4 җиңүгә хәтле барачак, әлегә “Ак Брас” – “Авангард” сериясендә җиңүләр буенча исәп 0:2.

Беренче период. Тугызынчы минутта “Авангард” уенчысы Семён Кошелев исәпне ачып җибәрде (1:0). Уникенче минутта, өчкә-дүрт форматында уйнаганда, Илья Михеев “Авангард” өчен икече алканы кертте (2:0).

Икенче период. Җиденче минутта “Авангард” һөҗүмчесе Сергей Широков гол кертте (3:0). Унберенче минутта, бишкә-өч форматында уйнаганда, сакчы Пол Постма “Ак Барс” өчен бу сезонның плей-офф этабында беренче алканы кертте (3:1). Уникенче минутта шундук Иржи Секач тарафыннан икенче алка керде (3:2). Унбишенче минутта Тэйлор Бэк күпчелектә “Авангард” өчен гол кертте (4:2).

Өченче период. Тугызынчы минутта “Авангард” һөҗүмчесе Виктор Стольберг “Ак Барс” капкасына бишенче алканы кертте (5:2). Унҗиденче минутта Пол Постма, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (5:3). Уенның соңгы минутында “Авангард” хоккейчысы Сергей Широков буш капкага гол кертте (6:3).

Командалар составы:

“Авангард”:
Бобков (Налимов);
Кошелев – Семёнов – Шумаков, Франсон – Медведев;
Михеев – Зернов – Широков, Покка – Емелин;
Манукян – Стась – Фисенко, Чудинов – Бондарев;
Бек – Деарне – Стольберг (Яремчук), Пивцакин.

“Ак Барс”:
Шарыченков (Подъяпольский);
Азеведо – Ландер – Секач, Постма – Педан;
Глухов – Потапов – Ткачёв, Абросимов – Лямкин;
Лукоянов – Основин – Зарипов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Свитов – Галиев (Воронков).

Сериянең өченче уены язның беренче көнендә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узачак. “Ак Барс” – “Авангард” матчы 1 март 19:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев