«Ак Барс» хоккей командасы рәттән икенче уенда җиңелде
Казан хоккейчылары уен ахырында бер алка кертә алды.
Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгородның «Торпедо» командасына җиңелде. Матч исәбе — 1:3.
Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Ике команда да бер-берсе белән җиңелүләрдән соң очрашты: «Ак Барс» кичә Пекин командасына оттырды, ә «Торпедо» 2 сентябрь «Витязь»га җиңелде.
Беренче периодның өченче минутында «Торпедо» һөҗүмчесе Дамир Җәфәров гол кертте (0:1).
Икенче период голларсыз үтте.
Өченче период уртасында «Ак Барс» уенчылары бер-бер артлы кагыйдә бозды. Җиденче минутта мәйданда «Ак Барс»ның өч уенчысы калды, шул вакытта Кенни Агостино Казан командасы капкасына икенче алканы кертте (0:2). Сигезенче минутта «Торпедо» капитаны Антон Шенфельд гол кертте (0:3). Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий командасының артка калышуын киметте (1:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
Бобков (Әхтәмов);
Кагарлицкий — Галимов — Крутов, Рукавишников — Кэмпфер;
Воронков — Линдхольм — Коваленко, Лямкин — Вәлиев;
Уил — Сафонов — Панюков, Юдин — Журавлёв;
Лукоянов — Глухов — Дыняк (Меховов), Адамчук.
«Торпедо»
Тихомиров (Мурыгин)
Агостино — Миле — Җәфәров, Леннстрём — Орлов;
Чехович — Хривик — Заар, Пайгин — Мартынов;
Шенфельд — Михеев — Гончарук, Мишарин — Турбин;
Ураков — Белевич — Тянулин, Федотов.
Киләсе уенда «Ак Барс» «Татнефть Арена» боз сараенда Мәскәүнең «ЦСКА» командасын кабул итәчәк. Матч 8 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана.
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев