«Ак Барс» хоккей командасы уеннарын карарга йөрүчеләр саны буенча яңа рекорд куйды
Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча Казан командасы катнашындагы уеннарны 7 188 кеше караган.
Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча Казанның «Ак Барс» командасы Континенталь хоккей лигасында алар катнашындагы уеннарны карарга йөрүчеләр саны буенча яңа рекорд куйды. Команданың һәр уенына 7 188 тамашачы килгән. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ак Барс» матчларын даими рәвештә барлыгы 222 мең 828 кеше караган, ә бу сезонда «Татнефть Арена»дагы матчларга 7 446 җанатар килгән.
Фото: www.ak-bars.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев