Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары Чиләбедән җиңелеп кайта

“Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Глухов “Трактор” капкасына керткән алканы исәпләмәделәр.

Бүген Казанның “Ак Барс” хоккей командасы агымдагы сезонның илленче уенын Чиләбе шәһәрендә “Трактор”га каршы үткәрде. “Ак Барс”лылар 1:0 исәбе белән җиңелде.

Беренче периодта алка кертүчеләр булмады.

Икенче периодның тугызынчы минутында “Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Глухов “Трактор” капкасына алка кертте. Хөкемдарлар аны уен туктатылганнан соң керде дип исәпләде. Глуховның алкасы саналмады (0:0).

Өченче периодның дүртенче минутында “Трактор” хоккейчысы Райан Стоа алка кертә алды. Бу вакытта уен бишкә өч форматында бара иде. “Ак Барс”лылар азчылыкта алка керттерде (1:0).

“Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведоның Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында үткәргән матчлар саны 300гә тулды.

7 гыйнварда “Витязь” командасына каршы матчта “Ак Барс” сакчысы Роман Абросимов, көндәшенең баш һәм муен тирәсенә һөҗүм ясаганы өчен, дисциплинар штраф алды. Бу кагыйдәне бозудан соң, Абросимовка киләсе ике уенда катнашу тыелды.

Командалар составы:

“Трактор”: Судницин (Сухачев); Энлунд – Щехура – Томас, Бэйлен – Рясенский; Кокуев – Рыбаков – Губарев, Исаев – Петров; Шолохов – Стоа – Бергстрем, Бородкин – Карпухин; Кравцов – Дугин – Шаров (Ерофеев), Хлыстов.

“Ак Барс”: Подъяпольский (Шарыченков); Секач – Ткачев – Азеведо, Педан – Постма; Зарипов – Основин – Галиев, Манухов - Лямкин; Лукоянов – Попов – Глухов, Яруллин – Марков; Михеев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

  • Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Мәскәүнең “Динамо” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 11 гыйнварда 19:30 сәгатьтә башлана.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X