Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары Чәкчәк кубогын отты

Тәнәфестә Фирдүс Тямаев башкаруында «Ак Барс» — «Салават Юлаев» уены өчен махсус язылган җырны тәкъдим иттеләр.

Кичә «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Башкортстанның «Салават Юлаев» командасы белән очрашты. Уен Татарстан командасы файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды.

Ике күрше республика командаларының формаларының төсенә бәйле «Яшел дерби» дип аталган «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларында җиңүчегә Чәкчәк формасында ясалган кубок бирелә. Бу юлы кубокны «Ак Барс» отты.

Әлеге уенда Данис Зарипов Континенталь Хоккей лигасында «Ак Барс» өчен 350нче очкосын җыйды. Шуннан соң әлеге түгәрәк санга тагын өч очко өстәп куйды, ул бу матчта ике алка кертте. «Ак Барс» капитанының уңышлы уйнаячагын алдан ук белеп торган кебек, җанатарлар зур плакат әзерләгән. Плакатта Данис Зарипов үзенең кубоклар белән тулган киштәләре янына тагын бер яңа киштә ясаганы сурәтләнгән.

Беренче период. Уен «Салават Юлаев» капкачысын егудан башланып китте. Михаил Фисенко капка артына чыккан Юха Метсоланы екты һәм «Ак Барс»ны азчылыкта калдырды. Сигезенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, көндәш команда һөҗүмчесе Теему Хартикайнен исәпне ачты (0:1).

Унбишенче минутта «Ак Барс» күпчелектә уйнады, команда бу мөмкинчелекне кулланып, алка кертә алды. Голны Данис Зарипов бәрүеннән соң Найджел Доус кертте, бу аның «Яшел дерби»да керткән беренче алкасы булды (1:1).

Икенче период. Өченче минутта Данис Зарипов гол кертте (2:1).

Өченче период. Сигезенче минутта Данис Зарипов тагын бер алка кертте (3:1). Уникенче минутта «Ак Барс» күпчелектә гол кертте, кертелгән алка авторы — Станислав Галиев (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Доус — Азеведо — Петров, Яруллин — Викстранд;
Дыняк — Галимов — Воронков, Лямкин — Юдин;
Галиев — Бурмистров — Зарипов, Хенкель — Педан;
Лукоянов — Сафонов — Фисенко (Кувардин), Рукавишников.
«Салават Юлаев»

Метсола (Сухачёв);
Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Бирюков — Коледов;
Баранов — Кадейкин — Жарков, Панин — Алексеев;
Хохряков — Воробьёв — Кугрышев, Лисовец — Коробов;
Башкиров — Пименов — Гыйматов, Семёнов — Мөхәмәдуллин.
Уенның тәнәфесендә «Ак Барс шоу» тапшыруында Фирдүс Тямаев башкаруында «Ак Барс» — «Салават Юлаев» уены өчен махсус язылган җырны тәкъдим иттеләр, җыр рус телендә булды, соңгы куплетында «Әйдә, әйдә «Ак Барс», үтә син теләгемне: син генә җиңә аласың бүгенге уеныңны!» — дигән сүзләр бар иде.

Шулай ук Тямаев җырдан соң биргән интервьюда Татарстан командасы өчен җан атса да, башкортлар белән дус булуын әйтте.



Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» – «Сочи» матчы 20 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.   

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев