Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары матчта ике дубль ясады, тик иң артта барган командага җиңелде

«Ак Барс» — «Динамо» уены нәтиҗәсе өстәмә вакытта ачыкланды.

Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Рига шәһәренең «Динамо» командасына каршы уенда җиңелде. Уен исәбе — 4:5.

«Ак Барс» һәм Рига шәһәренең «Динамо»сы  Континенталь хоккей лигасы таблицасында капма-каршы урнашкан. «Ак Барс» сезон дәвамында җыелган очколар санына бәйле беренче урында бара, ә «Динамо» таблицаның соңгы юлында.  Беренче урында барган командага каршы уйнасалар да, Рига хоккейчылары җиңә алды.

Беренче период. Икенче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Янис Шваненбергс исәпне ачты (0:1). Уналты секунд үтүгә, исәп тигезләнде, унтугыз яшьлек «Ак Барс» хоккейчысы Илья Сафонов үзненең Континенталь хоккей лигасында беренче алкасын кертте (1:1). Дүртенче минутта Илья Сафонов икенче алкасын кертеп дубль ясады (2:1).

Бишенче минутта, «Динамо» күпчелектә уйнаганда, Казан командасы капкасына алка керде. Ул «Динамо» хоккейчысы Рис Скарлетт бәрүеннән соң «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкельга тиеп керде (2:2). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырырга булды: бозга Тимур Билалов урынына Адам Рейдеборн чыкты.

Икенче период. Унбишенче минутта капитан һәм ике ассистент өчлеге гол кертте — Данис Зарипов һәм Михаил Глухов бәрүләреннән соң Артём Лукоянов алканы капкага кертте (3:2).

Өченче период. Сигезенче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Рихардс Букардс гол кертте (3:3). Унбишенче минутта Геннадий Столяров Рига командасын бер алкага алга чыгарды (3:4). Уналтынчы минутта «Ак Барс» көндәш команда капкасына алка кертте, тик хөкемдарлар аны исәпкә алмады. Шулай да, унҗиденче минутта «Ак Барс» гол кертә алды, бу юлы хоккейчылар алканы кагыйдә бозмыйча кертте, гол авторы — Артём Лукоянов (4:4).

Өч периодтан соң исәп тигез саклану сәбәпле, командаларга өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертайм ахырында «Динамо» һөҗүмчесе Джей Си Лайпон гол кертте һәм командасына җиңү китерде (4:5).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Доус — Воронков — Тихонов, Лямкин — Мёрфи;
Галиев — Галимов — Сафонов, Педан — Хенкель;
Песонен — Кормье — Петров, Журавлёв — Юдин;
Лукоянов — Глухов — Зарипов (Любимов), Лучевников.
 «Динамо»

Налимов (Бруверис);
Елисеевс — Джериньш — Индрашис, Скарлетт — Зиле;
Паршин — Граччёв — Лайпон, Мамчицс — Майоне;
Дзиеркалс — Шваненбергс — Букартс, Ошениекс — Скворцовс;
Зырянов — Берзиньш — Столяров (Гегерис), Матейко.
«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Ярославль шәһәренең «Локомотив» командасы белән очрашачак. Матч 21 гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев