Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары Минск шәһәренең “Динамо” командасына җиңелде

Шулай итеп “Ак Барс” командасы читтә уйнау сериясен җиңелү белән башлады.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы читтә уйнау сериясен башлады. Казан хоккейчылары Минск шәһәрендә “Динамо” командасына каршы уйнады һәм 2:3 исәбе белән җиңелде.

Беренче период. Икенче минутта “Динамо” хоккейчысы Алексей Терещенко исәпне ачып җибәрде (1:0). Унҗиденче минутта Сергей Костицын күпчелектә уйнаганда керткән голы белән “Динамо”га ике алкалы өстенлек бирде (2:0). Бу периодның ике алкасын да элеккеге “Ак Барс” уенчылары кертте. 

Икенче периодта кертелгән алкалар булмады. Өченче периодның беренче минутында Иржи Секач “Ак Барс” күпчелектә уйнаганда алка кертә алды (2:1). Бишенче минутта “Динамо” һөҗүмчесе Дмитрий Буйницкий гол кертте (3:1). Унөченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер, күпчелектә алка кертеп, исәпне үзгәртте (3:2).

Командалар составы:

“Ак Барс”: Подъяпольский (Гарипов); Секач – Азеведо – Зарипов, Педан – Постма; Глухов – Попов – Галиев, Лямкин – Манухов; Лукоянов – Михеев – Потапов, Яруллин – Абросимов; Кара – Основин – Клинкхаммер, Батыршин.

“Динамо”: Энрот (Карнаухов); Буйницкий – Терещенко – Костицын А., Уиркош – Хенкель; Бут – Хауден – Пулккинен, Блум – Лисовец; Павлович – Костицын С. – Когалев, Осипов – Готовец; Китаров – Волков – Литвинов, Евенко.

  • 26 декабрьдә  “Ак Барс” хоккейчылары Краснодар өлкәсендә “Сочи” командасына каршы уйный. Матч 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев