Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары Россия Олимпия җыелмасына кертелмәде

Составтагы уенчыларның күпчелеген Олег Знарок җитәкләгән СКА командасы уенчылары тәшкил итә.

Пхенчханда узачак XXIII кышкы Олимпиадада катнашачак Россия хоккей җыелмасының составы игълан ителде. Анда «Ак Барс»тан бер генә хоккейчы да кертелмәгән.

Ил җыелмасына континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы 25 хоккейчы кергән. Аларның 15е – Санкт-Петербургның СКА клубы уенчылары. Моннан тыш 8 хоккейчы – ЦСКА һәм 2се Магнитогорскиның «Металлург» командасыннан.

Шунысы да игътибарга лаек: ил җыелмасын СКА командасы баш тренеры Олег Знарок җитәкли.

Олимпиадада катнашачак хоккейчылар исемлеге: капкачылар – Василий Кошечкин («Металлург»), Илья Сорокин (ЦСКА), Игорь Шестеркин (СКА); сакчылар – Вячеслав Войнов, Владислав Гавриков, Артем Зуб, Андрей Зубарев, Динар Хафизуллин (барысы да – СКА), Богдан Киселевич, Алексей Марченко, Никита Нестеров (барысы да – ЦСКА); һөҗүмчеләр– Александр Барабанов, Никита Гусев, Павел Дацюк, Илья Каблуков, Сергей Калинин, Илья Ковальчук, Николай Прохоркин, Вадим Шипачев, Сергей Широков (барысы да – СКА), Сергей Андронов, Михаил Григоренко, Кирилл Капризов, Иван Телегин (барысы да – ЦСКА), Сергей Мозякин («Металлург»).

Олимпиадада хоккей турниры 14-25 февраль көннәрендә уза. Анда Россия командасы Олимпия әләме астында чыгыш ясаячак.

Турнирга әзерлек кысаларында соңгы этапта команда белән резервтагы 3 хоккейчы да шөгыльләнәчәк. Алар арасында «Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар. Запастагы уенчылар составтагылар җәрәхәт алган очракта гына Уеннарда катнаша ала. 

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X