Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары өстәмә вакытта «СКА» командасын җиңде

Казан хоккей командасының киләсе уены 9 сентябрь көнне узачак.

Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Санкт-Петербургның «СКА» хоккейчыларын 3:2 исәбе белән җиңде. Уен Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узды.

Уен гадәттәгечә Россия һәм Татарстан гимннарыннан башланды. Алар баянчылар Наил Сәгъдиев, Булат Хисмәтов һәм Айнур Моратов тарафыннан башкарылды.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче период. Җиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачып җибәрде. Голга китергән нәтиҗәле бәрүләрне Дмитрий Воронков һәм Артём Галимов башкарды (1:0).

Өченче период. Унберенче минутта Патрис Кормье «СКА» капкасына икенче алканы кертте. Көндәш команда тренерлары, алканың капкага дөрес керешенә шик белдереп, видеокабатлау сорап алды, әмма видеокабатлаудан соң голның дөрес булуы ачыкланды һәм алка исәпкә алынды (2:0). Уникенче минутта «СКА» һөҗүмчесе Андрей Кузьменко гол кертте (2:1). Периодның соңгы минутында, «СКА» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Антон Бурдасов исәпне тигезләштерә алды (2:2).

Өч периодтан соң тигез исәп булу сәбәпле, өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймның беренче минутында Найджел Доус «Ак Барс» өчен беренче алкасын кертте һәм командага җиңү китерде (3:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Азеведо — Да Коста — Галиев, Яруллин — Викстранд;
Доус — Артём Галимов — Воронков, Лямкин — Юдин;
Лукоянов — Кормьев — Фисенко, Хенкель — Педан;
Дыняк — Хованов — Зарипов (Сафонов), Рукавишников.
«СКА»:

Самонов (Хелльберг);
Ткачев — Вей — Эмиль Галимов, Белов — Бенгтссон;
Кузьменко — Аалтонен — Бурдасов, Токранов — Ожиганов;
Тимкин — Кемппайнен — Швец-Роговой, Хафизуллин — Антипин;
Марченко — Морозов — Подколзин (Якимов), Дыбленко.
Киләсе уенны «Ак Барс» Минск шәһәрендә үткәрәчәк. «Динамо» — «Ак Барс» матчы 9 сентябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.  

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев