Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары Татарстан Президентына Гагарин Кубогы күчермәсен бүләк итте

Командага ярдәм күрсәтеп торганы өчен, традицион очрашуда "Ак Барс"лар президентка рәхмәт җиткерде.

Казан “Ак Барс” Президенты Наил Маганов, баш тренер Зиннәтулла Биләлетдинов һәм команда капитаны Александр Свитов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Гагарин Кубогының кечерәйтелгән күчермәсен һәм Континенталь хоккей лигасы чемпионаты җиңүчесе медален тапшырды.

Республика лидеры хоккей клубы базасында кунакта булды, хоккейчыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм яңа сезонда уңышлар теләде. Җавап итеп, аңа Гагарин Кубогының кечерәйтелгән күчермәсен һәм Континенталь хоккей лигасы чемпионаты алтын медален тапшырдылар.

Рөстәм Миңнеханов мини-Кубок һәм медальне Кремльдә иң күренә торган урынга куярга вәгъдә бирде. “Безнең кунаклар шундый уңышларга соклансын”, - диде Президент. 

  • Континенталь хоккей лигасы яңа сезоны беренче матчын “Ак Барс” өйдә үткәрә – беренче сентябрьдә казанлылар “Татнефть-Арена”да Петербург СКАсы белән уйнаячак. Әлеге матч җиңүчесе 2018/2019 ел сезоны ачылышы Кубогы иясе булачак.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев