Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородта җиңде

«Ак Барс»та уйнаучы Түбән Новгород егете Казан командасы өчен беренче алкасын туган шәһәрендә кертте.

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгородта «Торпедо»га каршы уенда җиңде. «Торпедо» — «Ак Барс» матчы исәбе — 3:4.

Беренче период. Унсигезенче минутта Казан хоккей мәктәбе шәкерте, хәзер «Торпедо» һөҗүмчесе Станислав Бочаров, командасы күпчелектә уйнаганда, алка кертте (1:0).

Икенче период. Өченче минутта Вячеслав Лещенко «Ак Барс» өчен үзенең беренче алкасын кертте (1:1). Тугызынчы минутта Тай Рэтти «Ак Барс» капкасына алка кертте, видеокабатлаудан соң алка сызыкны үтмәгәне ачыкланды, ул саналмады. Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (1:2). 37 секунд үтүгә, Кирилл Ураков «Торпедо» өчен җавап алка кертте (2:2).

Өченче период. Икенче минутта «Торпедо» сакчысы Денис Баранцев командасын алга чыгарды (3:2). Унсигезенче минутта Түбән Новгород егете, «Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Журавлёв, туган шәһәре командасының капкасына алка кертте (3:3). Журавлёвның бу голы аның «Ак Барс» өчен керткән беренче алкасы булды. Периодның соңгы минутында Патрис Кормье «Ак Барс» өчен гол кертте (3:4).

Командалар составы:

«Торпедо»:

Тихомиров (Суханов);

Рэтти — Шрёдер — Җәфәров, Орлов — Баранцев;

Шенфельд — Хауден — Бочаров, Геноуэй — Волченков;

Ураков — Ильин — Веряев, Зборовский — Мишарин;

Смолин — Щехура — Гончарук, Аляев.

 

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билялов);

Азеведо — Кормье — Лещенко, Лямкин — Викстранд;

Э. Галимов — Тихонов — Зарипов, Педан — Хенкель;

Дыняк — А. Галимов — Воронков, Рукавишников — Юдин;

Фрэттин — Ткачёв — Кара (Ли), Журавлёв.

«Ак Барс» киләсе уенын Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә үткәрәчәк. Анда «Ак Барс» Омскиның «Авангард» командасы белән очрашачак. Матч 8 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев