Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары "Трактор" командасын 0:6 исәбе белән җиңде

“Трактор” – “Ак Барс” уенында ике тапкыр капкачы алмашынды һәм Зарипов туган ягында гол кертте.

Бүген Чиләбе шәһәрендә Казанның “Ак Барс” хоккей командасы “Трактор”га каршы уенда җиңү яулады. “Трактор” – “Ак Барс” матчы исәбе – 0:6.

Әлеге уенда күптән түгел “Ак Барс”та уйнаган Фёдор Малыхин (“Ак Барс”та 2014-2019 еллар сезоннарында уйнаган), Андрей Попов (2016-2019) һәм Ярослав Косов (2017-2018) бозга “Трактор” составында чыктылар.

Беренче период. Бишенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье исәпне ачып җибәрде (0:1). Җиденче минутта Михаил Глухов “Ак Барс” өчен икенче алканы кертте (0:2). “Трактор” шунда ук капкачысын алмаштырды, Иван Федотов урынына Василий Демченко чыкты. Ундүрт секунд үтүгә, Кирилл Петров, гол кертеп, уен исәбен 0:3 итте. Унберенче минутта Вячеслав Основин алка кертте (0:4).

Икенче период. Алтынчы минутта “Ак Барс” сакчысы Андрей Педан “Трактор” капкасына бишенче алканы кертте (0:5). Унынчы минутта “Ак Барс” капитаны, Чиләбедә туып үскән һәм беренче хоккей адымнарын шунда ясаган Данис Зарипов гол кертте (0:6). Әлеге голдан соң “Трактор” командасы яңадан капкачысын алмаштырды.

Өченче периодта алка кертүчеләр булмады. Шулай итеп, Адам Рейдеборн "Ак Барс" өчен беренче "коры" матчын үткәрде.

Командалар составы:

“Трактор”
Федотов (Демченко);
Кручинин – Попов − Косов, Терещенко – Виртанен;
Томас – Малыхин – Кейлоф, Карпухин – Сергиенко;
Фатеев – Карлин – Трунёв, Калинин – Жиляков;
Коньков – Шаров – Шолохов, Бородкин – Ясинский.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Зарипов, Ожиганов – Журавлёв;
Глухов – Михеев – Лукоянов, Педан – Хенкель;
Фисенко – Основин – Фрэттин (Воронков), Юдин.

  • Киләсе уенны “Ак Барс” 28 сентябрьдә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” – “Куньлунь Ред Стар” уены 17:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев