Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» көнбатыш лидеры - СКА командасына җиңелде

«СКА» — «Ак Барс» каршылыгы Никита Лямкинның «Ак Барс» өчен 100нче уены булды

Кичә Казанның «Ак Барс» командасы Санкт-Петербург шәһәрендә «СКА»га каршы уйнады. Матчта 2:1 исәбе белән «Ак Барс» җиңелде.

Әлеге уенда Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш һәм көнбатыш конференцияләренең лидерлары очрашты. Лидерлар каршылыгында көнбатыш командасы «СКА» өстен чыкты.

Әле ноябрь аенда гына ике команда арасында уенчылар алмаштыру булды. «Ак Барс»ка Игорь Ожигановка алмашка «СКА»дан Роман Рукавишников һәм Виктор Тихонов килделәр. Әлеге матчта алар элекке командаларына каршы уйнады.

архив/Владимир Васильев

Шулай ук, «Ак Барс» составында өч тапкыр Гагарин Кубогын җиңгән Әлмәт хоккейчысы Василий Токранов — хәзер «СКА» командасы уенчысы. Казан хоккей мәктәбе шәкерте Динар Хафизуллин һәм Түбән Кама егете Наил Якупов та «СКА» командасы өчен уйныйлар.

«Ак Барс» сакчысы Никита Лямкин командасы өчен 100нче уенын үткәрде. Ул «Ак Барс»ка Новокузнецк шәһәренең «Металлург» командасыннан 2017 елда күчкән иде.

Беренче һәм икенче периодларда алка кертүчеләр булмады.

Өченче период. Уникенче минутта «СКА» һөҗүмчесе Андрей Кузьменко исәпне ачты (1:0). Унтугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Патрис Кормье алка кертте (1:1). Исәп тигез калды, шуңа күрә өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймнан соң хоккейчылар буллит бәрү сериясенә күчте. Буллитларны «СКА» хоккейчылары уңышлырак бәрде һәм әлеге уенда җиңүгә иреште (2:1).

Командалар составы:

«СКА»:

Самонов (Хелльберг);

Барабанов — Лехтеря — Плотников, Белов — Хафизуллин;

Кагарлицкий — Кемппайнен — Якупов, Дыбленко — Галенюк;

Кузьменко — Коскиранта — Бурдасов, Токранов — Ожиганов;

Марченко — Каблуков — Кетов (Карпов), Рундблад.

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Тихонов, Лямкин — Викстранд;

Галиев — Ткачёв — Фрэттин, Педан — Хенкель;

Дыняк — А. Галимов — Ли, Рукавишников — Фазылҗанов;

Лукоянов — Глухов — Э. Галимов (Кара), Журавлёв.

«Ак Барс» киләсе уенын Түбән Новгород шәһәрендә үткәрәчәк. «Торпедо» — «Ак Барс» матчы 6 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев