Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” командасы “Металлург” хоккейчыларына җиңелде

Плей-офф этабының беренче сериясендә “Ак Барс” Омск шәһәренең “Авангард” командасы белән очраша.

Бүген Магнитогорск шәһәрендә “Ак Барс” хоккей командасы КХЛ чемпионатының агымдагы сезонында соңгы уенын үткәрде. “Металлург” – “Ак Барс” матчы 4:0 исәбе белән тәмамланды.

Шулай итеп, “Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында әлегә дүртенче булып урнашты. Плей-офф этабының беренче сериясендә “Ак Барс” хоккейчылары Омск шәһәренең “Авангард” командасы белән очрашачак.  

Беренче период. Унберенче минутта “Металлург” сакчысы Виктор Антипин кертелгән алкасы белән исәпне ачып җибәрде (1:0). Унбишенче минутта Деннис Расмуссен “Металлург” командасы өчен тагын бер алка кертте (2:0).

Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.

Өченче период. Җиденче минутта “Металлург” һөҗүмчесе Мэтт Эллисон күпчелектә гол кертте (3:0). Уен ахырына 53 секунд кала һөҗүмче Роман Любимов “Металлург” өчен дүртенче алканы кертте (4:0).

Командалар составы:

“Металлург”:
Заһидулин (Шашков);
Мозякин – Эллисон – Кулёмин, Антипин – Верещагин;
Пакаринен – Расмуссен – Булирж, Береглазов – Матушкин;
Любимов – Шор – Варфоломеев, Дронов – Рылов;
Платонов – Неколенко – Тимкин (Дорофеев),Васильев.

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков);
Зарипов – Ландер – Азеведо, Яруллин – Манухов;
Воронков – Основин – Лукоянов, Постма – Юдин;
Ткачёв – Михеев – Галиев, Батыршин – Лямкин;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер, Абросимов.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев