Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” командасына Континенталь хоккей лигасы 46 миллион сум акча бирәчәк

ЦСКА плей-офф финалисты 29,5 млн сум алачак, СКА даими чемпионаты җиңүчесенә лига 38 млн сум акча түлиячәк.

2017/2018 еллардагы сезон нәтиҗәләре буенча Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасыннан 45,9 млн сум акча алачак. Бу хакта Континенталь хоккей лигасы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге суммага телевизион хокукларны сату, шулай ук команда матчларына тамашачы йөрүдән алган керем керә. Телевизион хокукларны сатудан “Ак Барс” 43,8 млн сум акча алачак.

Казанлылар узган сезон нәтиҗәләре буенча Континенталь хоккей лигасыннан иң зур түләүләрне алачак. Шулай итеп, ЦСКА плей-офф финалисты 29,5 млн сум алачак, СКА даими чемпионаты җиңүчесенә лига 38 млн сум акча түлиячәк.  

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев