Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" - "Куньлунь": Татарстан командасы 41 секунд эчендә 3 гол кертте

Татарстан командасы “Куньлунь Ред Стар” Кытай командасына 3:4 исәбе белән оттырды.

Бүген "Татнефть-Арена" боз сараендагы уенда “Куньлунь Ред Стар” Кытай командасы “Ак Барс”ны 3:4 исәбе белән җиңде. Уен барышында "Ак Барс" үзенчәлекле рекорд куйды - 41 секунд эчендә 3 гол кертте. Уен Казанда, “Татнефть-Арена”да 19:00 сәгатьтә башланды.

Беренче период. Унбишенче минутта “Куньлунь Ред Стар” командасы уенчысы Тэйлор Бек исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Периодның беренче минутында ук “Куньлунь Ред Стар” командасы күпчелектә уйнаганда, Тэйлор Бек икенче алкасын кертте (0:2). Унынчы минутта, дүрткә-дүрт уйнаганда, “Ак Барс” сакчысы Рафаэль Батыршин исәпне үзгәртте (1:2). Берничә секундтан Канада уенчысы Роб Клинкхаммер исәпне тигезләштерде (2:2). Тагын 15 секунд үткәннән соң Батыршин һәм Потапов паслары ярдәмендә Артем Лукоянов “Ак Барс”ны алга чыгарды (3:2). 41 секунд эчендә “Ак Барс” командасы уенчылары 3 алка кертте. Унбишенче минутта “Куньлунь Ред Стар” уенчысы Виктор Бартли исәпне яңадан тигезләштерде (3:3).

Өченче период. Бу периодта “Ак Барс” командасы капкачысы алмашынды, Подъяпольский урынына Шарыченков чыкты. “Куньлунь Ред Стар” уенчысы Савинайнен азчылыкта капкачы белән бергә-бер чыгып алка кертте (3:4). Шулай итеп, 41 секунд эчендә 3 алка кертеп, ләкин күпчелектә уйнап, капканы саклап кала алмыйча, “Ак Барс” командасы җиңелде.

Командалар составы:
"Ак Барс":
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Марков;
Глухов – Ткачёв – Галиев, Батыршин – Абросимов;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Педан – Постма;
Клинкхаммер – Малыхин – Кара, Юдин.

“Куньлунь Ред Стар”:
Налимов (Лазушин);
Лунд – Мертл – Палола, Граньяни – Лаюнен;
Бек – Латта – Ип, Витасек – Кундратек;
Савинайнен – Сундстрём – Фонтэйн, Бартли – Юйэнь;
Сквайрз – Кейн – Тичар.

Команда составында үзгәрешләр. “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” командалары уенчыларын алмаштырганнар. Җәй көне “Сочи” командасыннан “Ак Барс”ка күчеп килгән Павел Падакин “Нефтехимик"ка китә, ә Түбән Камадан Казанга Разат Тимиров һәм Ислам Хәсәнов күчәләр. Шулай ук “Ак Барс” командасына күчеп килгән Данил Воеводин кире Әлмәтнең “Нефтяник” командасына кайтачак.

Киләсе уенны “Ак Барс” 19:00 сәгатьтә “Амур” командасына каршы үткәрәчәк. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев