Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» оттырды, хәлиткеч голны буллит бәрүдә «Ак Барс»ның элекке уенчысы кертте

«Ак Барс» — «Металлург» уены исәбе — 2:3.

Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Магнитогорск шәһәренең «Металлург»ын 2:3 исәбе белән җиңелде.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов әлеге уенда бозга чыкмады, матчта капитан вазифаларын һөҗүмче Артём Лукоянов башкарды. «Ак Барс» составында уйнаучы икенче Артём юбилей матчын үткәрде, бу матч Артём Галимов өчен Континенталь хоккей лигасында һәм «Ак Барс»та йөзенчесе булды.

Беренче периодның икенче минутында ук исәп ачылды, алканы капкага «Металлург» сакчысы Филип Хольм кертте (0:1). Унберенче минутта, «Металлург» күпчелектә уйнаганда, Андрей Чибисов исәпне 0:2 итте. (Андрей Чибисов 2015-2017 елларда «Ак Барс»та уйнаган иде). Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров гол кертте (1:2).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Өченче минутта Дмитрий Воронков алканы «Металлург» капкасына кертте, тик  видеокабатлаудан соң аның кагыйдә буенча кермәгәне ачыкланды, алка исәпкә алынмады. Ундүртенче минутта «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель исәпне тигезләштерде (2:2).

Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакыт — овертаймда көч сынашырга туры килде, тик овертаймда да алка капкага кермәде. Буллит бәрү сериясендә өстенлекне «Металлург» командасы алды һәм әлеге уенда җиңү яулады (2:3). Хәлиткеч алканы Андрей Чибисов кертте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
Воронков — Галимов — Дыняк, Педан — Хенкель;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Рукавишников — Юдин;
Воронков — Галимов — Сафонов (Галиев), Лямкин.
«Металлург»

Олкинуора (Кошечкин);
Чибисов — Кошелев — Плотников, Яковлев — Мартынов;
Бек — Расмуссен — Кулёмин, Минулин — Пашнин;
Мозякин — Нестрашил — Карпов, Дронов — Хольм;
Голдобин — Швырёв — Коробкин (Рожков), Николаев.
Киләсе уенны «Ак Барс» шулай ук Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «ЦСКА» матчы 27 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X