Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» Ригада җиңү яулады

«Ак Барс» киләсе уенын 15 февраль көнне Казанда үткәрәчәк.

Кичә Казанның «Ак Барс» командасы Ригада «Динамо» командасына каршы уенда җиңде. Матч исәбе — 1:2.

Беренче период. Бишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Эмиль Галимов исәпне ачып җибәрде (0:1). Унсигезенче минутта, «Динамо» күпчелектә уйнаганда, Андрис Джериньш исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче периодта гол кертүчеләр булмады.

Өченче период. Унтугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков командасын бер алкага алга чыгарды һәм җиңүгә китерде (1:2).

Командалар составы:

«Динамо»:

Макаров (Салак);

Дарзиньш − Джериньш — Редлихс, Берглунд − Сотниекс;

Мейя − Протапович — Эштон, Мамчицс − Маршалл;

Павлов − Лейниекс — Гиллис, Алишаускас − Балинскис;

Слепец − Шваненбергс — Гегерис (Батня), Дялога.

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Фрэттин, Викстранд — Педан;

Э. Галимов — Фисенко — Лукоянов, Рукавишников — Лямкин;

Дыняк — Галузин — Санников (Марушев), Фазылҗанов.

15 февраль көнне «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәүнең «Спартак» командасын кабул итәчәк. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X