Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” рәттән икенче “коры” уенын үткәрде, исәп – 5:0

Кытай хоккейчыларының Казандагы бердәнбер уены “Ак Барс”ның җиңүе белән төгәлләнде.

Кичә “Ак Барс” хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Кытайның “Куньлунь Ред Стар” хоккейчыларын кабул иттте. Уен “Ак Барс” файдасына 5:0 исәбе белән төгәлләнде.

Узган уенда “Ак Барс” Чиләбенең “Трактор” командасын 0:6 исәбе белән җиңгән иде. Бу юлы да Казан хоккейчылары капкаларын, бер алка да керттермичә, “коры” калдыра алдылар. “Трактор”га каршы уенда капканы Адам Рейдеборн саклаган булса, бүгенге уенга, төп капкачы буларак, Тимур Биләлов чыкты.

Континенталь хоккей лигасының даими уеннары календарендә Кытай командасының бу сезонда Казанга бары бер тапкыр гына килүе каралган, һәм ул уен бүген булды.

Беренче период. Унтугызынчы минутта Вячеслав Основин “Куньлунь Ред Стар” капкасына алка кертте, шулай итеп, беренче период ахырында исәп “Ак Барс” файдасына ачылды (1:0).

Икенче период. Алтынчы минутта “Ак Барс” сакчысы Андрей Педан, алкага ерактан бәреп, гол кертте (2:0). Период уртасында “Ак Барс” сакчысы Никита Лямкин “Куньлунь Ред Стар” һөҗүмчесен кәшәкәсе белән тоткарлап екты. Моның өчен Кытай командасы уенчысы Тайлер Вонга “Ак Барс” капкасына буллит бәрү мөмкинлеге бирелде, тик капкачы Тимур Биләлов алканы тотып кала алды.

Өченче период. Җиденче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Меттью Фрэттин гол кертте (3:0). Уналтынчы минутта Данис Зарипов “Ак Барс”ны тагын бер алкага алка чыгарды (4:0). Уен ахырына 8 секунд кала, “Ак Барс” һөҗүмчесе Артём Вәлиев үзенең Континенталь хоккей лигасында беренче алкасын кертте һәм исәпне 5:0 итте.

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Вәлиев – А. Галимов – Зарипов, Ожиганов – Педан;
Глухов – Фисенко – Лукоянов, Юдин – Хенкель;
Э. Галимов – Основин – Фрэттин (Воронков), Лямкин.

“Куньлунь Ред Стар”:
Смит (Грубец)
Ип − Миллер – Вольский, Мёрфи − Бартли;
Палола − Брюле – Фу, Челиос − Шустр;
Вон − Крэкнелл – Локхарт, Там − Майоне;
Дефацио − Кейн − Уэрек.

30 сентябрь көнне Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Казанның “Ак Барс”ы һәм Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы көч сынашачак. Әлеге уен “Ак Барс” һәм “Татнефть” компаниясенең 15 еллык уртак эшчәнлегенә багышланачак. “Нефть матчы” дип исемләнгән “Ак Барс” – “Нефтехимик” каршылыгы 19:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: Михаил Захаров/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев