Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” Ткачёвы алка кертә алды, ләкин җиңүгә “Салават Юлаев” Ткачёвы иреште

“Ак Барс” хоккей командасы Уфада җиңелде

Бүген Уфада “Ак Барс” хоккей командасы бу сезонда “Салават Юлаев”ка каршы дүртенче уенында овертаймда 3:2 исәбе белән җиңелде.

Ике команданың уен формасында яшел төсләр булу сәбәпле “Яшел дерби” дип аталган “Салават Юлаев” – “Ак Барс” матчында ике Владимир Ткачёв яңадан очрашты (“Ак Барс”ныкы 55нче номерлы, “Салават Юлаев”ныкы – 19). “Ак Барс” Ткачёвы бу очрашуда кертелгән алкасы белән өстенрәк чыкты.

Шунсы кызыклы, ноябрь аенда Казаннан “Салават Юлаев” командасына күчеп киткән Александр Бурмистров “Ак Барс”та да Ткачёв белән бер өчлектә уйнаганы бар иде, Уфа командасында да бозга Ткачёв белән берлектә чыкты.

Беренче периодта алка кертүчеләр булмады.

Икенче периодның икенче минутында “Салават Юлаев” хоккейчысы Филип Ларсен исәпне ачты (1:0). Унтугызынчы минутта Данис Зарипов, күпчелектә “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне тигезләштерә алды (1:1).

Өченче период. Бишенче минутта “Ак Барс”ның Владимир Ткачёвы күпчелектә “Салават Юлаев” капкасына гол кертте (1:2). Унтугызынчы минутта Александр Бурмистров бәрүеннән соң Тему Хартикайнен “Салават Юлаев” өчен алка кертте (2:2).

Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, өстәмә вакыт – овертайм бирелде. Овераймның беренче минутында ук Филип Ларсен “Ак Барс” капкасына гол кертте һәм “Салават Юлаев” командасына җиңү китерде (3:2).

Командалар составы:

"Салават Юлаев":
Метсола (Кареев);
Кугрышев — Кемппайнен — Хартикайнен, Ларсен — Панин;
Ткачёв — Бурмистров — Бурдасов, Арзамасцев — Коледов;
Жарков — Кадейкин — Солодухин, Сергеев — Гареев;
Дубровский – Майоров – Рыбин (Шэн), Елизаров.

"Ак Барс":
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач — Ландер — Азеведо, Яруллин — Манухов;
Зарипов — Основин — Лукоянов, Постма — Юдин;
Ткачёв — Михеев — Галиев, Батыршин — Лямкин;
Глухов — Свитов — Клинкхаммер (Воронков).

22 февраль “Ак Барс” Магнитогорскида бу сезонның КХЛ регуляр чемпионатында соңгы уенын үткәрәчәк, аннан соң плей-офф сериясе көтелә. “Металлург” – “Ак Барс” матчы 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X